Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ханымга бакчада мәк үстергән өчен җинаять эше яный

«Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган.

Татарстанның Кукмара районында яшәүче бер хатын-кызга бакчасында үстергән мәк куаклары өчен җинаять эше яный. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полицейскийлар 52 яшьлек ханымның бакчасында 48 мәк куагы табып ала. Үсемлекләр экспертизага җибәрелә. Тикшеренү күрсәткәнчә, алынган матдәнең массасы 1,5 килограммнан артык тәшкил иткән.

«Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган.

Ләкин хәзер аңа «Наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев