Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмаралы, миллион ярым сум грант отып, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган

Ул икешәр гектарда - сарымсак белән суган, тагын бер гектарда кызыл чөгендер үстерә.

Кукмара районы Пычак авылыннан Илнур Кашапов та, районда беренчеләрдән булып, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында күпләп сарымсак үстерә башлаган. Аның сигез гектар җире бар. Икешәр гектарны - сарымсак белән суган, тагын бер гектарны кызыл чөгендер алып тора, ди ул. Өч гектарына күпьеллык үләннәр чәчкәннәр.

Илнур белеме буенча агроном икән. Малмыж районындагы Сәвәли техникумын тәмамлаган, аннан соң Казанда белемен күтәрү курсларында укыган. Безгә ул "Чиста шәһәр" оешмасында эшләгән вакытларыннан таныш. Анда хезмәт куйган биш ел дәвамында һәр яз саен Кукмараны яшелләндерү, чәчкәләргә күмүдә үзеннән зур өлеш кертә ул. Ир-ат чәчәк үстерү серләрен бу кадәр каян белә, дип кызыксынам.

- Мин техникумны тәмамлаганнан соң, дүрт ел Сургут шәһәрендә эшләдем, - диде ул, елмаеп. – Анда "Сургутгазпром" оешмасының бик күп филиаллары өчен чәчәк үсентеләре үстереп, территорияләренә утырта, матурлый идек. Бу миңа бик саллы тәҗрибә мәктәбе булды.

Ә үткән ел "Чиста шәһәр" оешмасында чәчәк сезонын япканнан соң, Илнур үз эшен булдырган: миллион ярым сум грант отып, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган.

-Грант алу - бик четерекле эш. Документларын кат-кат тикшерәләр, хәзер элекке кебек акчалар да кулга тапшырылмый, ә кирәкле җиһазларны сатып алган вакытта бер исәп-хисап счетыннан икенчесенә күчерелә, - дип аңлатты фермер. - Ә программаның шартлары буенча без әлеге эш белән биш ел шөгыльләнергә һәм ике эш урыны булдырырга тиеш. Дәүләт ярдәменә орлык, чәчкеч, сарымсакны эрегә-вакка, тармакларга аера торган машина, культиватор, казу җайланмасы һәм башка кирәк-ярак алдык. Авыл хуҗалыгы техникалары бик кыйммәт тора, аларны сатып алырга һәркемнең дә көченнән килмәскә мөмкин, шуңа күрә мондый программалар булу – бик зур терәк.

Әйткәнемчә, күпләп сарымсак үстерү - районда яңа шөгыль. 10-20 сутый җирдә үстерүчеләр булса да, бер гектарга утыртырга җөрьәт итүчеләр юк иде әле. Нәкъ менә конкуренция булмау, сату бәясенең башка яшелчәләргә караганда кыйммәтрәк булуы кызыксындыра Илнурны. Ул әлеге эшкә керешкәнче, сарымсак үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрне табып, Белгород өлкәсенә хәтле барып өйрәнеп кайта.

-Аның сарымсак җирләре 78 гектар мәйданны тәшкил итә, - дип сөйләде ул. – Анда безгә сарымсак үстерү циклының башыннан алып ахырына кадәр технологиясе, тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, барлык мәгълүматларны дискка да яздырып бирделәр. Сарымсак орлыгын, кирәкле техникаларны да шуннан ук сатып алып кайттым.

Илнур көзге "Любаша" дигән сортлы сарымсак утырткан. Ике гектар җиргә ике тонна орлык кирәк булган. Көзге сарымсакларның уңышы да яхшырак була һәм алты айга хәтле саклана икән.

Җәйге җылы җилдә сарымсаклар диңгез кебек дулкынланып утыралар. Рәт аралары да чиста, чүп үләне дә күренми. Хуҗалар җәй буе бакчадан кермиләр, ахры, дип уйлап куйдым.

- Сарымсак үстерүне мин артык мәшәкатьле димәс идем, нәзберек, аерым тәрбия сорый торган яшелчә түгел, - диде Илнур. - Утырткан вакытта катлаулы, ә язга чыккач, азотлы минераль ашлама белән өстәмә тукландырдык. Чүп үләннәреннән котылу өчен рәт араларын культиватор белән эшкәрттек. Аннан соң туганнар белән бергә җыелып, бер кат чубен утап чыктык. Ә төрле агулар сипмәдек. Чөнки химия тормышыбызда болай да күп, мин сыйфатлы, экологик чиста продукция җитештерү ягында. Июнь ахырында сарымсакның башларын (стрелка) өзеп, аны иттарткыч аша чыгарып, кышка ашарга дип консервлап куйдык. Чәчкеч булгач, тәҗрибә өчен суган белән кызыл чөгендер дә үстереп карарга булдык. Чөгендернең үткән елларда базарда бәясе дә әйбәт иде, килограммын 18-25 сумнан саттылар.

Илнур сарымсакның уңышын июль ахыры - август башларында җыеп алырга планлаштыра. Аны сабагы белән күләгәле урында киптерәсе, аннан соң ике-өч сантиметр калдырып кисәсе икән. Сарымсактан бушаган мәйданнарны эшкәртеп, горчица чәчәргә уйлый, ул тишелеп, бераз күтәрелгәч, сукалап, көзгә яңадан җир әзерләячәк.

Бу культураны бер урынга берничә ел рәттән утыртырга ярамый, дигән сүзләр йөри, чөнки туфракның файдалы катламын ашый, һәм төрле чирләр барлыкка килә икән. Туфракны черемә, тирес кертеп баетырга була, әмма авыртулар кала, шуңа күрә бер-ике елдан чәчү әйләнеше ясыйсы булыр, ди фермер.

Яшелчәне үстерү бер мәшәкать булса, аны урнаштыру - тагын да зуррак проблема бит. Сарымсакның бәясенә килгәндә, аның кибет киштәләрендә 200-250 сум торган чаклары да булды. Быел исә 100-120 сумнан сатылса, канәгать калыр идек, диделәр. Сарымсакны урнаштыру өчен "Кукмара Логистик" һәм "Кукмара РайПО" кооперативлары белән килешү төзегән, казылык ясау цехларын да белешеп куйган. Белгород өлкәсендәге эшмәкәр дә продукция сатылмаган очракта ярдәм күрсәтергә ышандырган. Ул үзе җитештергән сарымсакны хәтта Кытай, Германия, Италия кебек чит илләргә дә чыгара икән. Әгәр быел барысы да уңышлы булса, сарымсак мәйданнарын киләсе елга тагын да арттырырга планлаштыра Илнур.

Кашаповлар хуҗалыгына килгәч, аларның теплицаларына да күз салмый булмый. 100 квадрат метрлы ягып җылытыла торган теплицада ниләр генә үстермиләр алар: помидор, кыяр, борыч, баклажан һәм башкалар. Бу шөгыльне үз иткәннәренә дүрт ел булган. Биредә эш кыш уртасында - февраль аенда ук башлана икән.

- Теплицага туфракны черемә белән кушып әзерлим, ике елга бер мәртәбә 10 сантиметр өске катламын яңартып торам, - диде Илнур. - Үсентеләрнең саны 12-15 мең төпкә җитә. Чәчәкләрне генә дә егерме төрдәгесен үстердек. Кәлшәләрне сатып алып бетерделәр, җитмәде дә әле. Ә кыярның беренче уңышын апрельдә үк алдык. Быел биредән 500 килограмм тирәсе кыяр җыйганбыздыр инде. Күрше-тирәләр, чәчәк үсентеләренә килүчеләргә саттык, унышар килограмм алып китүчеләр дә булды.

Илнур белән сөйләшеп, аның сүзләрен генә язсам да, аның төп терәге, киңәшчесе - тормыш иптәше Гөлназ. Ул Яңа Чишмә районы кызы икән. Аның тырыш хезмәте, матурлыкны яратуы аркасында яз, җәй айларында йорт-кура тирәсе чәчәккә күмелә, ди Илнур. Шулай бер фикердә булып эшләгәндә, яшәгәндә генә тормыш алга бара, биек үрләр дә җиңел яуланадыр ул, диелгән район хәбәрендә.

Фото: http://kukmor-rt.ru
http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев