Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курай кемнеке?

Роспатентның сәнәгать милке федераль институты курайның Башкортстанда барлыкка килүе турында документ чыгаргач, музыка бегечләре әнә шулай дип белдерде. Курай – төрки халыкларның уртак уен коралы, ди алар. Башкортстанда исә бу уен коралының барлыкка ки­лү урынын теркәү эшлә­ренә 2014 елда ук старт бирелгән.

Башкорт бренды буларак теркәү эшен Баш­кортс­тан­ның Курайчылар берлеге җи­тәкчесе Азат Аитколов башлап җибәргән. Ут күрше­ләр курайга дәүләт дәрәҗә­сендә игътибар бирә. Мәк­тәпләрдә курайда уйнарга өй­рәтү түгәрәкләре эшли, әледән-әле курайчылар бәй­геләре оештырыла.

 
– Күрше республика бу мәсьәләдә  елдам булып чыкты. Шул арада патент алдылар. Хәзер курай дип әйттер­миләр дә, башкорт курае дип әйттерәләр. Ә бит курайда татар уен алымы бар. Минзәлә якларында ул әле дә сакланган. Аннары Ирфат Хисамовның гади курае чыкты. Чаңгы таягыннан эш­лән­гән курайга калдык, көпшә курайны тергезү турында уйлап та карамадык. Шул ук вакытта Башкортстанда музыка уку йортларында, хәтта сәнгать институтында да курай классы ачтылар. Менә ничек күтәрде­ләр! – ди Та­тарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис  Нигъмәтҗанов.

 
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәү­ләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та “башкорт курае” дигән тө­шенчә белән килешмәвен белдерде:


– Безнең урманнарда үскән кура хәзер башкорт­ныкы булганмыни? Нишләп Арча урманында үскән курадан ясалган курай баш­корт­ныкы булырга тиеш? “Русская береза” кебек килеп чыккан бу. Алайса нишләп ярты Башкортстан, татар тальянында уйнап, халыкара бәйгеләрдә җи­ңүләр яулый соң? Алай булгач, хәзер Урал таулары да башкортныкы гынамыни? Бу бит – әкият. Сәхнәдә мин башкорт курае димим, көпшә курай дим. Кура бит ул үсемлек, теләсә кай­да үсә ала. Мондай бренд­лар ике халык арасын бозу өчен уйлап чыгарыла.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев