Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк

Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады.

Казанда Чәчәк фестивале кысаларында "Мәдәни чәршәмбе" проекты оештырыла. Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итте.

Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәнов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Равил Харисов, Татарстан атказанган артистлары "Фәридә-Алсу" бар.

Курчак театры каршындагы чарада шулай ук Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да чыгыш ясады.

Бәйрәм вакытында җырчылар белән аралашу, бергә фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлеге булды.

Мәдәни чаралар 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Салават Камалетдинов/tatar-inform.tatar

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев