Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырбашта Нәүрүзне каршы алдылар: авылда милләтләр бәйрәме узган

Кечкенә генә Кырбаш авылында Нәүрүзне ел саен зурлап бәйрәм итәләр. Быел клуб мөдире Надежда Черненко язны каршылау тантанасын бик күңелле оештырды. Олысы-кечесе, татары-русы, чуашы-керәшене - барысы бердәм, дус булып, туганнарча уйнап-биеп, көлеп-җырлап бәйрәм итте. Халык төрле уен-ярышларда актив катнашты, җиңү куанычын татыды. Соңыннан зур казанда пешкән карга боткасы ашадык, коймак...

Кечкенә генә Кырбаш авылында Нәүрүзне ел саен зурлап бәйрәм итәләр. Быел клуб мөдире Надежда Черненко язны каршылау тантанасын бик күңелле оештырды. Олысы-кечесе, татары-русы, чуашы-керәшене - барысы бердәм, дус булып, туганнарча уйнап-биеп, көлеп-җырлап бәйрәм итте. Халык төрле уен-ярышларда актив катнашты, җиңү куанычын татыды. Соңыннан зур казанда пешкән карга боткасы ашадык, коймак белән кайнар самавыр чәе эчтек. Бергә булгач, барлык ризыклар да тәмле, телеңне йотарлык иде. Бәйрәмнән бер елга җитәрлек дәрт, көч-куәт алып таралыштык. Надяга Нәүрүзне зурлап оештырганы өчен һәркем рәхмәт әйтте.

Земфира Михайлова.

Кырбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев