Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырымда кырым-татар телендә 5 меңгә якын бала белем ала

Украин телендә - 1 мең 990 укучы Кырымда теләгән барча кеше республиканың 3 дәүләт телендә белем алу хокукына ия. Бүген бу хакта Кырым Дәүләт Советында хөкүмәт сәгате барышында республиканың мәгариф һәм фән министры Наталья Гончарова хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, Кырымда 4 мең 740 укучы кырым-татар телендә белем ала, 1...

Украин телендә - 1 мең 990 укучы

Кырымда теләгән барча кеше республиканың 3 дәүләт телендә белем алу хокукына ия. Бүген бу хакта Кырым Дәүләт Советында хөкүмәт сәгате барышында республиканың мәгариф һәм фән министры Наталья Гончарова хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, Кырымда 4 мең 740 укучы кырым-татар телендә белем ала, 1 мең 990ны - украин телендә. "Муниципаль белем бирү оешмаларында кырым-татар һәм украин телләрен Кырымның дәүләт телләре рәвешендә укыту һәм өйрәтү башкарыла. Агымдагы елда 2 мең 814 балага исәпләнгән кырым-татар телендә белем бирүче 15 мәктәп эшли. Кырым-татар телендә белем бирүче сыйныфлар Кырымның 62 мәктәбендә бар, аларда 1 мең 926 укучы исәпләнә. Украин теле фән буларак 142 сыйныфта укытыла - бу 1 мең 990 укучы", - дип аныклап узды министр. К

ырымда 549 гомумбелем бирү оешмасы исәпләнә, шул исәптән 9 шәхси мәктәп.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев