Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш Бабай Саба халкыннан хатлар кабул итә : иң оригиналь хат иясенә супер бүләк!

Россия Почтасы "Кыш Бабайга открытка" конкурсы оештыра. Ул 17 ноябрьдә старт ала һәм 2014 елның 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Шартлар бик гади - моның өчен: 1. Татарстанның теләсә нинди почта бүлекчәсендә "Кыш Бабай котлавы" хезмәтенә заказ бирергә; 2. Кыш Бабайны туган көне (18 ноябрь) белән котлап, кулдан ясалган открытка...

Россия Почтасы "Кыш Бабайга открытка" конкурсы оештыра. Ул 17 ноябрьдә старт ала һәм 2014 елның 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Шартлар бик гади - моның өчен:

1. Татарстанның теләсә нинди почта бүлекчәсендә "Кыш Бабай котлавы" хезмәтенә заказ бирергә;

2. Кыш Бабайны туган көне (18 ноябрь) белән котлап, кулдан ясалган открытка ясарга;

3. Открыткага "Кыш Бабай котлавы" хезмәте квитанциясенең копиясен һәм элемтә өчен телефон номерын язарга;

4. Открытканы конвертка салып, җибәрүче турында тулы мәгълүмат язып, 2014 елның 10 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420111 , Казан шәһәре, Рахматуллин урамы, 3 йорт, 210нчы кабинет.

Иң оригиналь һәм креатив котлау открыткасы ясаучыга "Кыш Бабай котлавы" хезмәтен түләүгә киткән акча кире кайтарыла һәм бүләкләр тапшырыла. Беренче урыннарны яулаган өч катнашучыга Казанның Почта музеена экскурсия оештырылачак, бүләк һәм дипломнар тапшырылачак.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев