Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабай терлекчеләргә бүләк өләшә

Кәҗәсе дә, сарыгы да татар авылларының ишегалдында кетер-кетер печән кимереп, хуҗалыкка файда китереп йөрүче малкайлар. Елы да уңышлы булыр, Алла бирса. Кәҗәсенең кирелеге булса да, сөте генә ни тора. Үзебезнең мал бит! Аждаһа да, елан да түгел. Кризислары белән бергә аларын да үттек бит. Районның төп продукция җитештерүчеләре - терлекчеләр...

Кәҗәсе дә, сарыгы да татар авылларының ишегалдында кетер-кетер печән кимереп, хуҗалыкка файда китереп йөрүче малкайлар. Елы да уңышлы булыр, Алла бирса. Кәҗәсенең кирелеге булса да, сөте генә ни тора. Үзебезнең мал бит! Аждаһа да, елан да түгел. Кризислары белән бергә аларын да үттек бит.

Районның төп продукция җитештерүчеләре - терлекчеләр дә Кыш бабайдан котлаулар, бүләкләр алды бу көннәрдә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитетының алыштыргысыз Кыш бабае бүләкләр таратты.

Себер Кыш бабае Мамадыш юлы аша килешли районның беренче хуҗалыгы "Шытсу" җәмгыятенең Елыш бригадасына тукталды. Биредә 1066 баш сарык малы бар. Агымдагы елда 456 баш бәкәй алганнар. "Курсабаш" җәмгыятенең Мичәнбаш бригадасында симертү маллары караучы терлекчеләрнең тырышлыкларын да күреп килгән Кыш бабай.

"Саба" җәмгыяте "Сатыш" филиалының Сатыш бригадасына аеруча ашкынып килгән ул. Аның үзен дә мул уңыш белән көткәннәр. Биредә узып баручы елда 38330 центнер сөт савып алганнар. Шуның 15965 центнеры Сатыш уңганнарыныкы. Бер сыерга узган ел 6307 килограмм сөт савылса, быел 6830 килограммга җиткергәннәр. Ел хуҗалары - кәҗәләр 230 баш.

Кечкенә авылда чын мәгънәсендә тылсым иясен көткәннәр. Балачакларын искә төшереп, шигырьләр сөйләп, бүләкләр алды терлекчеләр.

- Районның сөт җитештерү буенча республикада алдынгы урыннарда баруында барлык терлекчеләрнең дә өлеше бик зур. Кәҗә, сарык гомер гомергә авыл халкының туендыручысы булды. Яңа елда да табыннарыгыз муллыктан аерылмасын. Йортыгызда бәрәкәт булсын, сау-сәламәт яшәгез, - дип район терлекчеләренә ихлас теләкләрен җиткерде.

Кайсы хуҗалыкка килсә дә Кыш бабайны күңел күтәренкелеге белән каршы алды терлекчеләр. Уңайлы эш шартлары тудырылган фермаларда эшләү, вакытында хезмәт хакларын алу кәеф күтәренкелеге өсти, әлбәттә. Себер Кыш бабае Яңа ел сәгатьләре сукканчы "Алтын Саба-М" хуҗалыгы уңганнары белән күрешергә дә вәгъдә бирде.

Зәмирә Сәмигуллина.

Зәмирә Сәмигуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев