Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабайлар парадка чыкты

Әкиятләрдә иң кызыклы маҗаралар сәгать телләре нәкъ төнге 12гә җиткәч башлана бит. Узган шимбәдә районыбыз үзәгендә дә шулай булды. Тик төнге 12дә түгел, ә көндезге 2дә Сабаның үзәк урамы Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм халык әкиятләре каһарманнары белән тулды. Кемнәр генә юк иде алар арасында! Әмма, алдагы еллардан аермалы буларак,...

Әкиятләрдә иң кызыклы маҗаралар сәгать телләре нәкъ төнге 12гә җиткәч башлана бит. Узган шимбәдә районыбыз үзәгендә дә шулай булды. Тик төнге 12дә түгел, ә көндезге 2дә Сабаның үзәк урамы Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм халык әкиятләре каһарманнары белән тулды. Кемнәр генә юк иде алар арасында! Әмма, алдагы еллардан аермалы буларак, быел Кыш бабайлар парадка чанада түгел, арбаларга утырып килделәр. Ник дисәң, табигать бик агарырга теләмәде декабрь аенда, юлларда кар аз иде. Җитмәсә, көннәр җылытып, кар-боздан ясалган җәңлекләр дә эри башлады. Аларны кабаттан үз хәлләренә кайтарырга туры килде. Шулай да табигать көйсезлеге парадка комачаулый алмады. Районыбыз учреждениеләре, оешма-предприятиеләре тамашага бы­ел тагын да оригинальрәк номерлар әзерләгәннәр. Парадны районыбыз мәдә­ният хезмәткәрләре башлады.

Йөз илледән артык кешелек колонна белән маршал булып киенгән Рөстәм Заһидуллин командалык итте. Мәдәният хезмәткәрләре ел буе 13584 чара үткәреп, үзләре яулый алмаган биеклекнең юк икәнлеген күрсәткәннәр. "Маршал": "Танцуют все!"- дип фәрман бирүгә, мәйдан бердәм бию ритмына күмелде. Финанс-бюджет палатасы коллективы да парадны татар халык әкиятләре персонажлары булып киенеп, Тукайның "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әсәрләрен сәхнәләштереп үтте. "Бүреләр" "Сарык елын" тарихка алып китте. Җәяүле мәгариф учреждениеләре колоннасында Кыш бабай булып киенүчеләр "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективы сафында аеруча күп булып чыкты. Туктап биеп тә күрсәттеләр. Күпчелек авыл җирлекләреннән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадка атлар белән килгәннәр иде. Лесхоздан ак атка җигелгән ак тарантаска утырган "Король" тамашачыларда аеруча соклану уятты.

Парадны Көнчыгыш календарендагы җәнлекләр сурәтенә кертелгән автотехника колоннасы дәвам итте. Сарык елын "Экопродукт" җәмгыяте озатса, җиңел машина түбәсенә менеп кунаклаган галәмәт зур маймылны мәйданга аграр көллият укытучылары алып керде. Бик озын аҗдаһа гына машинага сыймаган - "Сабагро" җәмгыяте уңганнары әлеге әкият героен үз өсләрендә күтәреп үттеләр.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев