Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл китапка кергән кошны коткарганнар

Мазутлы күлгә ялгыш төшкән орлан-аккойрыкны табып алган «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре аны Алабуга шәһәре автомойкасында көчкә юганнар. Бу кош Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Күрәсең, ул биектән мазутны коры җир дип уйлап ялгышкандыр. Орлан яраланган, нефть продуктлары белән агуланган, әмма боз өстенә шуышып чыга алган. «Бу милли парк территориясендә оя...

Мазутлы күлгә ялгыш төшкән орлан-аккойрыкны табып алган «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре аны Алабуга шәһәре автомойкасында көчкә юганнар.

Бу кош Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Күрәсең, ул биектән мазутны коры җир дип уйлап ялгышкандыр. Орлан яраланган, нефть продуктлары белән агуланган, әмма боз өстенә шуышып чыга алган. «Бу милли парк территориясендә оя корган ун пар кошларның берәрседер», -дип аңлата Россия Кошларны саклау берлеге вәкиле. Ә күлгә мазутны кем агызганы әлегә билгесез.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев