Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр көнендә Татарстан аграрийлары яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар

Күргәзмә көннәрендә стендтан ук «Stonebear» таш җыю машинасын Татарстан Республикасының иң эре агропредприятиеләренең берсенең җитәкчесе алды.

Лаеш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстанда кыр көне - 2020» күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын демонстрацияләү узды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән агрегатларны - тракторларны, үзйөрешле сиптергечләрне, ашлык җыю комбайннарын, туфракнеы тирәнтен йомшарткычларны, чәчү комплексларын һәм башка күп кенә техниканы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре югары бәяләде.

«АльфаСервис»ның рәсми дилеры күргәзмәдә таш җыю машинасын тәкъдим итте. Kongskilde фирмасының таш җыю техникасының уникальлеге шунда, ул культивацияләнгән җирләр өстеннән диаметры биштән кырык сантиметрга кадәр булган ташларны бер операциядә җыеп ала. Таш җыю машинасының иң төп өстенлеге - агрегатларның: культиваторларның, чәчкечләрнең, комбайннарның алга таба имин эшләвен тәэмин итә, бу исә хуҗалыкларга техниканы ремонтлауда акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган агрегатлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуовка һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косовка күрсәтелде.

Авыл хуҗалыгы техникасының булуы, аның бәясе һәм аны сатып алу турында «АльфаСервис» рәсми дилеры сайтында белешергә була.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев