Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырымга «бердәм» билет белән бару мөмкинлеге барлыкка килде

Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады.

Алушта, Ялта, Феодосия һәм Судакка «бердәм» билетлар белән бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Бердәм транспорт дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы («ЕДТ») матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады. Кырымда яшәүчеләр өчен эчке туризм 15 июньнән башланды. 

«ЕТД» оешмасы 10 июльдә, Краснодар һәм Анапа тимер юл вокзалларыннан һәм Анапаның «Витязево» халыкара аэропорты аша Кырым ярымутравының дүрт шәһәренә «бердәм» билет буенча автобуслар йөртә башлады», — дип хәбәр иттеләр компаниядә.

«Бердәм» билет рейслар арасында уңайлы кисешүне тәэмин итә, автобус билеты белән биш яшькә кадәр баланы түләүсез йөртү, барлык маршрут өчен бер тапкыр түләү мөмкинлеге бирә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X