Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайда тоткарланган Татарстан туристларының икенче төркеме бүген кайтып җитәчәк

Очкычта барлыгы 343 пассажир бар, аларның 174е – татарстанлылар.

Кытайның Хайнань утравында ял иткән Татарстан туристларының икенче төркеме бүген өйләренә кайтып җитәчәк. Самолет аларны Мәскәүгә кадәр генә алып кайтканга күрә, Татарстан Хөкүмәте республика туристлары өчен махсус рейска заказ биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Рейс Санья шәһәреннән Россия башкаласына Мәскәү вакыты белән 8.34 сәгатьтә юл тоткан. Ул 18.46 сәгатьтә «Внуково» аэропортына төшәргә тиеш», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода искәртүләренчә, туристларга AZUR air авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә. Очкычта барлыгы 343 пассажир бар, аларның 174е – татарстанлылар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республика туристларын «Внуково» аэропортыннан Татарстанга алып кайту өчен Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең махсус рейсы оештырылачак.

«Мәскәүдә республика туристларын Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре каршы алачак. Алар пассажирларга Казан рейсына теркәлергә ярдәм итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Фото: Михаил Захаров/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев