Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайдан Казанга кайткан өч пассажирны хастаханәгә салганнар

Билгеле булганча, аларның өчесе дә Татарстанан - Кытайда туристлар сыйфатында сәяхәттә булган.

Кытайдан Казанга кайткан өч пассажирны хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Бүген «Казан» халыкара аэропортына иртәнге унберенче яртыда Кытайның Санья шәһәреннән самолет төшә.

Бераз соңрак анда булган өч пассажир табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларда югары температура һәм кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре ачыкланды. Авыруларны кичекмәстән хастаханәгә салганнар.

Билгеле булганча, госпитализацияләнгән барлык кешеләр дә Татарстаннан. Алар Кытайдада туристлар сыйфатында барган.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев