Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеш районында Борис Кузнецов хөрмәтенә урамга исем биреп, бюстын куячаклар

Бюст Казан кадет интернат-мәктәбе һәм Җиңү аллеясы территориясендә урнаштырылачак.

Лаеш районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме белән урамны атаячаклар һәм бюст урнаштырачаклар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram ында язды.

"Бүген Борис Кирилл улы Кузнецовка 95 яшь тулган булыр иде. Ул Бөек Җиңүне гәүдәләндерде», - дип язды республика җитәкчесе.

Һәйкәл Казан кадет интернат-мәктәбе һәм Җиңү аллеясы территориясендә урнаштырылачак.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Борис Кузнецов 11 ноябрьдә 95 нче яшендә вафат булган.

Фото: татар-информ

Чыганак: atar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев