Саба таңнары

Лаешта фаҗига: 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган

Кичә Лаешта зур фаҗига булган: 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган. Бу турыда Татарстан Тикшерү комитетыныӊ пресса үзәге хәбәр иткән. Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган. Әтисе 10 яшьлек малаен мәктәптән өенә кайтарып куйганнан соӊ яӊадан эшенә китә. 2 сәгатьтән соӊ ишекне ача алмагач, аны ватып керергә мәҗбүр була. Керсә, бауда...

Кичә Лаешта зур фаҗига булган: 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган. Бу турыда Татарстан Тикшерү комитетыныӊ пресса үзәге хәбәр иткән.
Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган. Әтисе 10 яшьлек малаен мәктәптән өенә кайтарып куйганнан соӊ яӊадан эшенә китә. 2 сәгатьтән соӊ ишекне ача алмагач, аны ватып керергә мәҗбүр була. Керсә, бауда баласыныӊ үле гәүдәсен таба. Якыннарыныӊ әйтүенчә, гаилә яхшылардан саналган, бу малай да бокс түгәрәгенә йөри торган була, тәртибендә, үз-үзен тотышында ниндидер үзгәрешләр, тайпылышлар күзәтелмәгән.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: