Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар ял итү лагерьләре ишекләре ачык

Җәйге ял - балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәләтен үстерү, шәхес буларак мөмкинлекләрен тормышка ашы­ру, файдалы эшләр башкару өчен менә дигән вакыт. Моның өчен матди мөмкинлекләре җитәрлек булмаган гаиләләргә дәүләт тә ярдәмгә килә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елда авыр тормыш хәлендә булган балаларның...

Җәйге ял - балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәләтен үстерү, шәхес буларак мөмкинлекләрен тормышка ашы­ру, файдалы эшләр башкару өчен менә дигән вакыт. Моның өчен матди мөмкинлекләре җитәрлек булмаган гаиләләргә дәүләт тә ярдәмгә килә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елда авыр тормыш хәлендә булган балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру турындагы боерыгы нигезендә безнең районнан шифаханәләргә - 135, савыктыру лагерьларына 93 балага юллама бирү каралган. Районыбызда керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 1049, социаль яктан катлаулы шартларга куелган 127 бала бар. Социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 30 майда Иске Икшер­мәдәге "Тургай" социаль приютыннан 15 бала Мари Республикасындагы "Лесная сказка" лагерына ял итәргә китәчәк. Мамадыштагы "Надеҗда" приютына 5-25 июнь көннәренә 10 балага юллама килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев