Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова өченче тапкыр әни булды

28 февраль көнне җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова өченче мәртәбә әни булды. Табу вакыты - 16.40, буе - 50 см, авырлыгы - 3090 грамм. Ландышның тормыш иптәше Фәрит Таишев белән уллары Әнвәр белән кызлары Ләйләне үстерүләрен беләсездер. Димәк, апа һәм абый янына тагын бер энекәш дөньяга килде. Ландыш йөклелекнең соңгы аена кадәр...

28 февраль көнне җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова өченче мәртәбә әни булды. Табу вакыты - 16.40, буе - 50 см, авырлыгы - 3090 грамм.

Ландышның тормыш иптәше Фәрит Таишев белән уллары Әнвәр белән кызлары Ләйләне үстерүләрен беләсездер. Димәк, апа һәм абый янына тагын бер энекәш дөньяга килде.

Ландыш йөклелекнең соңгы аена кадәр тамашачы белән бергә иде. Халык аны соңгы тапкыр сәхнәдә 19 февраль көнне Казанның Филармония концертлар залында узган "Татарча солянка" концертында күрде. Әни булырга әзерләнгән Ландыш әлеге вакыйганың тугызынчы көнендә улын табып та куйды.

Ә без, үз чиратыбызда, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Балаларын исәнлектә, тигезлектә үстерергә насыйп булсын!

Эльза ГАЗИЗОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев