Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлемне җиңгән хатынга – сәламәтлек сертификаты

Румия Сөнгәтуллина тәҗрибәле табиблар ярдәмендә үлемне җиңгән хатын. 2014 елда аңа стабиль булмаган стенокардия дигән диагноз куялар. Кыскасы, пенсионер хатынга катлаулы операция ясатырга кирәк була. Республика клиник хастаханәсе табиблары үткәргән нәтиҗәле операциядән соң, Румия ханым нормаль тормышка кайта. Авыртулардан арынып, яңача яши башлый. Хәзер ул кардиология бүлегендә күзәтү узып тора....

Румия Сөнгәтуллина тәҗрибәле табиблар ярдәмендә үлемне җиңгән хатын. 2014 елда аңа стабиль булмаган стенокардия дигән диагноз куялар. Кыскасы, пенсионер хатынга катлаулы операция ясатырга кирәк була. Республика клиник хастаханәсе табиблары үткәргән нәтиҗәле операциядән соң, Румия ханым нормаль тормышка кайта. Авыртулардан арынып, яңача яши башлый. Хәзер ул кардиология бүлегендә күзәтү узып тора. Республика клиник хасаханәсе тарихында Румия ханым сирәк йөрәк авырулы бу өченче пациент санала. Бүген исә 60 яшьлек пенсионер ханымга Республика клиник хастаханәсенең миллионынчы клиенты буларак Сәламәтлек сертификаты тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, Татарстанда йөрәк, кан тамырлары авырулары нәтиҗәсендә үлү очраклары беренче урынны алып тора. 53% кеше ел саен нәкъ менә йөрәк белән бәйле авырулар аркасында дөньядан китә. Йөрәк, кан тамырлары системасы авырулары белән 280 меңнән артык кеше исәптә тора.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев