Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Леонид Слуцкий яңа елдагы беренче эш көнендә Татарстан Президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк итте.

«Рубин» футбол клубы тренеры Леонид Слуцкий Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк иткән.

«Слуцкий бүләкне үзе белән алмавына үкенүен белдерде. Рөстәм Миңнеханов исә моңа җавап итеп „Рубин“ футбол клубының яхшы чыгыш ясавы татарстанлылар – футбол җанатарлары өчен төп бүләк булачагын әйтте», - диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Президент белән очрашуда Слуцкий шулай ук Татарстанда өсте ябулы дүрт футбол манежы төзелүе һәм зур спорт өчен кадрлар әзерләүдә клубның үз мәктәбен формалаштыруның әһәмияте хакында сөйләде.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев