Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхоз бистәсендә яшәүче алты гаилә яңа йортка күченде

Узган якшәмбедә Лесхоз бистәсендә куанычлы вакыйга булды: алты гаиләгә "Тузган торак" федераль программасы төзелгән фатир ачкычлары бирелде. Яңа ел алдыннан сафка баскан йортларны булачак хуҗаларына тапшыру тантанасында Кыш бабай белән Кар казы да катнашты. Саба муниципаль башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Президент кайгыртуы белән Татарстанда барлык социаль програмнар...

Узган якшәмбедә Лесхоз бистәсендә куанычлы вакыйга булды: алты гаиләгә "Тузган торак" федераль программасы төзелгән фатир ачкычлары бирелде. Яңа ел алдыннан сафка баскан йортларны булачак хуҗаларына тапшыру тантанасында Кыш бабай белән Кар казы да катнашты. Саба муниципаль башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Президент кайгыртуы белән Татарстанда барлык социаль програмнар да үтәлә, халыкны тузган торактан күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Киләсе елга тагын 27 гаиләне фатирлы итү бурычы тора. "Төзүчеләр өч йортны та яхшы сыйфатлы итеп төзеде дип әйтә алабыз. Шундый иркен, матур фатирлар алу бәхетенә ирешкән гаиләләргә рәхәтләнеп яшәргә язсын", - диде ул.

Лесхозда яңа фатир алучылар барысы да көнкүреш уңайлыгы булмаган баракларда яшәгән кешеләр.

- Без шундый шартларда 16 еллап гомер кичердек,- ди картлар-инвалидлар йортында эшләүче Нина Спиридонова.-Ниһаять, безнең урамда да бәйрәм булды. Яңа фатир күчкәнебезгә күңел ышанмый. Сөенечебезнең чиге юк. Әкияттәге кебек. Районыбыз хуҗаларына рәхмәттән башка сүзебез юк. Игелеге булсын, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.

Мәктәптә шәфкать туташы булып эшләүче, баракта 31 ел яшәп, ике улын мөстәкыйль тормышка озаткан Гүзәлия Әһлиеваның да шатлыгы йөзенә чыккан.

-Безне сөендергән өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Һич тә ышана алмыйм әле шундый яхшы фатирлы булуыма, җылы, чиста, якты. Җәннәттәге кебек,- диде ул.

Тагын бер фатирның хуҗасы Роза Андреева исә сәүдәгәрләр китергән мебельне кабул итү мәшәкатьләре белән мәшгуль иде. "Әзер йортка килдек. Светильникка кадәр куйганнар, башкасын әйткән дә юк. Баракта 21 ел яшәдек, улым бер яшьтә иде, хәзер 21гә җитте. Анда әйләнеп кайтырга язмасын иде",- дип куанычын уртаклашты ана.

Тагын өч фатирның ачкычын Разыя Харитонова, Зөбәрҗәт Сафина, Язилә Минһаҗева кабул итеп алды.

-Икешәр фатирлы һәрберсе 104 квадрат метрлы өч йортны төзүгә сентябрь ахырында керешкән идек. Өч ай дигәндә сафка бастырдык. Эшнең сыйфатына даими контрольдә булды, дәгъвалар булмас дип уйлыйм,- диде шәхси эшмәкәр Артур Таипов.

Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев