Саба таңнары

Лесхоз картлар йортында сиксәнгә якын кеше тәрбияләнә

Картлар йорты дигәч, күз алдына күңелне сискәндерә торган бина килеп баса. Мондый караш элеккедән дә килә. Чыннан да, балалардан шау-гөр килеп торган мәктәп тә, эш кайнаган ындыр табагы да түгел ул картлар йорты. Монда мохит бөтенләй башка. Шуларның кайсында җитәкче булу авыррак икәнен 16 ел мәктәп директоры, 3 ел хуҗалык...

Картлар йорты дигәч, күз алдына күңелне сискәндерә торган бина килеп баса. Мондый караш элеккедән дә килә. Чыннан да, балалардан шау-гөр килеп торган мәктәп тә, эш кайнаган ындыр табагы да түгел ул картлар йорты. Монда мохит бөтенләй башка. Шуларның кайсында җитәкче булу авыррак икәнен 16 ел мәктәп директоры, 3 ел хуҗалык рәисе дилбегәсен кулында тоткан, соңгы 13 елда бабайлар-әбиләр арасында кайнашкан Илһам Һашим Нургалиевтан сорагыз. Ул турысын әйтер. Хәер, аңарчы да озак еллар хуҗалык җитәкчесе булганнарның, бер җайга салсаң, эшең бара инде ул, иртән команда бирәсең дә, дип әйткәннәрен ишеткән бар иде, анысы. Ә картлар йорты белән идарә итү бөтенләй икенче.

-Биредә хезмәт процессын үз йөрәгең аша үткәрмәсәң, эшләп булмый,- ди 2014 елда "Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениесе директоры" номинациясендә 1нче урыны яулаган Илһам Нургалиев.- Мәктәптә - укучыларның, хуҗалыкта игенче-терлекчеләрнең уңышлары белән эшең күзгә күренә. Ә картлар йортында күпме генә тырышсаң да, ахыргы нәтиҗә күңелсез: тәрбияне бирегә гомеренең соңгы чорын үткәрергә килгәннәрне иртәме-соңмы зиратка озату белән төгәллибез. Шунысы бик читен. Моны кабул итүе кыен, ләкин тормыш чынбарлыгы шул. Дөрес, эшнең үзенә күрә нәтиҗәсе бар, ләкин ул башкалар күзенә күренмәс формада яши. Әгәр тәрбияләнүчеләрдән рәхмәт сүзләрен күбрәк ишетәбез икән, безгә иң югары бүләк шул.

Ә олы "рәхмәт" сүзе, шөкер, еш кабатлана, аны республика матбугаты аша җиткерүчеләр дә бар. "Әниемнең энесе Илгиз Фазлыев соңгы көннәрен Лесхоз картлар һем инвалидлар йортында үткәрде. Аның хәлен белешергә еш барып йөрдем, шунда бик мәрхәмәтле кешеләр эшләвен күрдем... Андагы мөнәсәбәткә, кешелеклелекке шаккаттым мин. Бервакыт шулай килсәм, абый авыр хәлдә урында ята, янында табиблар, шәфкать туташлары саклап утыра, аны кызганып, битеннән сыйпап-сыйпап алалар. Вафат булгач, бар шартын китереп җирләделәр. Картлар йорты директоры Илһам Нургалиевка, шунда эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтебез зур булды",- дип язган Тәнзилә Фәтхетдинова "Ватаным Татарстан" газетасына.

(Язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: