Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче Хәдичә Йосыпованы юбилее белән Владимир Путин котлады

31 августта Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче Хәдичә Йосыповага 90 яшь тулды. Яшүсмер кызга сугышның беренче көненнән окоп казырга, урман кисәргә, вагон төяү-бушату кебек авыр эшләрдә көч куярга туры килә. Бик авыр шартларда да ул зур тырышлык күрсәтеп Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә. Алар сугышта бер кулын югалткан Мифтахетдин Шәйхетдинов белән...

31 августта Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче Хәдичә Йосыповага 90 яшь тулды. Яшүсмер кызга сугышның беренче көненнән окоп казырга, урман кисәргә, вагон төяү-бушату кебек авыр эшләрдә көч куярга туры килә. Бик авыр шартларда да ул зур тырышлык күрсәтеп Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә. Алар сугышта бер кулын югалткан Мифтахетдин Шәйхетдинов белән гаилә коралар. Әмма ире сугыштан соң бик иртә дөнья куя. Хәдичә апаның бердәнбер таянычы - улы Васыйл да моннан берничә ел элек вафат була. Хәдичә Йосыпова 35 ел Шәмәрдән промкомбинатында намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Фидакарьлеге өчен күптөрле бүләкләр алуга ирешә.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2013 елда Лесхоз картлар йортында яши башлый. 90 яшьлек юбилее уңаеннан аңа социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин Россия Президенты Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев