Лесхоз бистәсендә беренче  парлы чаңгы шуу марафоны узды
Яңалыклар

Лесхоз бистәсендә беренче парлы чаңгы шуу марафоны узды

Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгына багышлап уздырылды

Әлеге ярышта  ҖЧ “Игенче” җәмгыятенең  иң җитез, тәвәккәл  хезмәткәрләре : җитәкче - Алмаз Зарипов,  терлекче – Илнар Хөсәенов,  ветеринария санитары – Айдар Хөсәеновлар  катнашты.  

Парлы шууда Илнар Хөсәенов һәм  2014 елда  Сочи паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы булган Рушан Миңнегулов  80 чакрым араны узып - l нче урынга лаек булдылар.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!


Нет комментариев