Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың кызы Илһам Шакиров белән ун көн элек күрешкәнен әйтте

“Ике йолдыз гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр”, - диде ул.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова мәрхүм Илһам Шакиров белән соңгы тапкыр моннан ун көн чамасы элек күрешкән. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Илһам абый белән соңгы тапкыр 5 гыйнварда күрештек. Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән. Ул утырып тора иде, тик кешенең чирләве күренә иде инде. Соңгы күрешү икән күңелем сизде кебек, бик авыр тойгылар белән киттем”, - диде ул.

Зөлфия кичә Әлфия Авзалованың туган көне булуын әйтте. “Ике йолдыз гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр”, - диде ул.

Зөлфия Авзалова җырчы Илһам Шакировка ярдәм итеп яшәгән Илһам Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X