Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Хәйруллина: “Автограф куярга оялам”

Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның кызы җырчы Лилия Хәйруллинаны быел Америка Сабан туенда булып кайтты. Ләкин җырчы автограф куярга ояла икән. - Лилия, ник ояласың? - Автограф кына түгел, чыгышларымнан соң минем белән фотога төшәргә килсәләр дә оялам. Минем уйлавымча, автограф бирерлек дәрәҗәгә җитәр өчен күп эшләргә кирәк. - Җыр синең өчен...

Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның кызы җырчы Лилия Хәйруллинаны быел Америка Сабан туенда булып кайтты. Ләкин җырчы автограф куярга ояла икән.

- Лилия, ник ояласың?

- Автограф кына түгел, чыгышларымнан соң минем белән фотога төшәргә килсәләр дә оялам. Минем уйлавымча, автограф бирерлек дәрәҗәгә җитәр өчен күп эшләргә кирәк.

- Җыр синең өчен нәрсә ул?

- Элегрәк хобби иде. Хәзер - төп шөгылем. Финанс институтын тәмамладым. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач кына минем юнәлеш -җыр икәнен аңладым. Финансистлыкка укуыма үкенмим. Ул өлкәдә дә эшләп карадым, ләкин күңел барыбер җырга тартыла. Канда бар бит инде...

- Ә җыр буенча укыдыңмы?

- Элегрәк вокал дәресләренә йөрдем. Бүген читтән торып Казан мәдәният институтының театр бүлегендә Салават Зәкиевич кафедрасында белем алам.

- Җырдан тыш, тагын берәр җирдә эшлисеңме?

- Юк. Вакытым җитми. Спортзалга, инглиз теле курсларына йөрим. Әле аларына да сирәк барам. Күп вакытымны иҗатыма һәм гаиләмә багышлыйм. Иҗат бит әле ул җырлау гына дигән сүз түгел. Гади халыкка күренмичә калган яклары да бар аның: костюмнар тектерергә, җыр өстендә эшләргә кирәк. Аның өстенә оештыру, документ эшләре дә бар. Безне кеше сәхнәдә күрергә өйрәнгән, ә калганнары "кадр артында" кала.

- Ике бала әнисе булсаң да, үзеңне яхшы формада тотасың... Син үзеңнән канәгатьме?

- Вакыт булганда спортзалга йөрим, баллы әйберләр, камыр ризыклары ашамаска тырышам. Ләкин гастрольләрдә режим бозыла. Аннан соң ихтыяр көче кирәк, диләр бит инде. Анысы да кайвакыт җитеп бетми. Шуңа күрә үземне 100 % формада тоту авыр. Хәзерге көндә үземнән бигүк канәгать түгелмен.

- Ябыгасың киләме?

- Ябыгу дип, хатын-кызларның аз гына ашасаң да эче, ян кырлары чыга. Бик яхшы формада буласы килә бит.

- Иҗат өлкәсендә әниеңнең катнашы бармы?

- Аның белән киңәшләшәм, ләкин җырларны үземчә сайлыйм. Чөнки әни икенче буын кешесе, дөньяга карашы да олыларча.

- Ирең кайсы өлкә кешесе?

- Финанс өлкәсендә эшли. Без аның белән институтта укыганда таныштык. Аллага шөкер, җырчы булуыма каршы түгел.

- Гастрольләрдә булганда, балаларыгызны кем карый?

- Иремнең әнисе белән калалар.

- Күптән түгел Нью-Йоркка Сабантуйга барып кайттың. Ни өчен нәкъ менә сине сайлаганнар дип уйлыйсың?

- Бәлки анда еш баргангадыр... Америкада булырга бик яратам. Телләрен дә беләм, аралашканда, гомумән, проблемам юк. Сабантуйга баргач, минем иҗатым белән таныш булган күп кешеләр очрады. Шаккаттым. Мине тыңлыйлар икән. Бәлки үзара сөйләшеп, мине чакырырга булганнардыр...

http://Автор: Румия Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев