Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр рәхмәте көч бирә

Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәк­ләндерү бүлеге турында гел мактап сөйлиләр. Халык телендә "санаторий" дип йөртелгән урынга мин дә сихәтләнергә килдем. Безне ишек төбендә дәрәҗәле кунакларны көткәндәй каршы алдылар. Актлар залында бүлек мөдире Оксана Әхмәдуллина тернәкләнү тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Соңгы вакытта бүлеккә күп кенә яңа инвентарьлар да алынган икән. Дәвалану өчен...

Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәк­ләндерү бүлеге турында гел мактап сөйлиләр. Халык телендә "санаторий" дип йөртелгән урынга мин дә сихәтләнергә килдем. Безне ишек төбендә дәрәҗәле кунакларны көткәндәй каршы алдылар. Актлар залында бүлек мөдире Оксана Әхмәдуллина тернәкләнү тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Соңгы вакытта бүлеккә күп кенә яңа инвентарьлар да алынган икән. Дәвалану өчен уңайлыклар күбәйгән һәм яңа тәртип кертелгән. Процедуралар өчен шәфкать туташы палатадан үзе чакырып ала, шуңа күрә электр белән дәвалану, массаж, физиотерапия бүлмәләрендә чират юк. Мине иң элек аромотерапия һәм музыкаль сеанслар алырга чакырдылар. Психолог Гөлнара Халикова дәвасыннан соң арка буынындагы чәнчүләр кимеде һәм бөтенләй бетте. Аның итәгатьле карашы, мөлаем елмаюы да терелергә ярдәм иткәндер кебек. "Бу Гөлнара Гомәровна үзенә генә хас ниндидер көчкә ия булса кирәк",- дип әйтеп куйды минем белән тернәкләнүче Олы Шыңар авылы хезмәт ветераны Тимершәех ага. Гөлнара тернәкләндерү бүлегенә Казанда психолог булып эшләп тәҗрибә туплаган белгеч буларак килгән.

Физкультура эшен алып баручы шәфкать туташы Алия Галим­җанова да вазифасын яхшы белә. Күнегүләрне тернәкләнүчеләрнең сәламәтлеген исәпкә алып, индивидуаль якын килеп оештыра. Нәтиҗәдә өлкәннәрнең әкренләп булса да буыннары языла, активрак хәрәкәтләнә башлыйлар. Иләбәр авылыннан килгән хезмәт ветераны Миңзифа Хисаметдинова аңа: "Алия, син көне буе ничек армыйсың?" дигәч, психолог кызыбыз: "Күнегүләр беткәч, миңа матур итеп рәхмәт әйтәләр, шуның белән күңелем күтәрелә, сөенәм",- дип елмаеп куйды.

Ел саен 500дән артык кешене тернәкләндерүче "Балкыш"ның эшли башлавына быел 10 ел тула. Һәркемнең көндәлек башкарган эшенә анализ ясап, иртәгәгә планнар билгеләүче, ял итүчеләрнең хәлләрен шәхси белешеп торучы Оксана Ивановнаның да биредә хезмәте моннан 10 ел элек башланган. Хәзер ул 19 хезмәткәрне берләштергән коллективның бул­дыклы җитәкчесе булып күтәрелде. Оксанага һәм барлык тернәкләндерүчеләргә өлкәннәр белән эшләүдә һәрчак уңышлар юлдаш булсын иде.

Мулланур Сафин,

хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев