Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әллүки" грант алды

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында икенче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә. Аны рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчалары ала. 18 июньдә Казанда мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль...

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында икенче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә. Аны рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчалары ала. 18 июньдә Казанда мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы-2013" республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Бәйгенең республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан 109 мәктәпкәчә учреждение катнашты һәм грантка лаеклылар ачыкланды. Җиңүчеләр арасында Олы Шыңарның "Әллүки" балалар бакчасы да (мөдире Лилия Сәхипова) бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев