Кырыгалдарлар Әлмәттә гомер итүче 60 яшьлек хатын-кызны кәкре каенга терәтеп калдырган.
Зыян күрүченең өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, аның улы гаебе белән юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр итә. Җинаять җаваплылыгыннан азат итәр өчен зур суммада - 480 мең сум акча таләп итә. Куркуга калган хатын-кыз тиешле сумманы берничә телефон номерына күчерә. Шуннан соң, шалтыратучы кушканнарны үтәп, акча күчергән чекларның бер өлешен юк итә. Бераз вакыт узу белән хатын-кыз алдануын белеп ала.
Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше бара.


Нет комментариев