Әлмәт районында исерек машина йөртүче кеше бәрдереп үтергән
Яңалыклар

Әлмәт районында исерек машина йөртүче кеше бәрдереп үтергән

7 апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутларда Кичүчат- Чупай юлының 4 нче чакрымында «ВАЗ-2112» автомобиле хуҗасы - 1985 елгы ир-ат Кичүчаттан Чупайга таба барганда 1987 елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып юл кырыеннан транспорт чаралары хәрәкәт итү юнәлешендә бара торган була. Ә шофер исерек булуы өстенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын...

7 апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутларда Кичүчат- Чупай юлының 4 нче чакрымында «ВАЗ-2112» автомобиле хуҗасы - 1985 елгы ир-ат Кичүчаттан Чупайга таба барганда 1987 елгы җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып юл кырыеннан транспорт чаралары хәрәкәт итү юнәлешендә бара торган була. Ә шофер исерек булуы өстенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек режимын сакламый, күз күремен игътибарга алмый.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә вакыйга булган урында җәяүленең гомере өзелә.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев