Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә ир кеше үз кызын көчләүдә шикләнелә

Кыз балага 13 яшь булган, инде аны гаиләдән алу турында сүз бара. Әлмәттә яшәүче ир үзенең 13 яшьлек кызын көчләүдә шикләнелә. Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Әлмәт шәһәре буенча бүлеге тарафыннан 41 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган. Аерым алганда, ир кеше РФ Җинаять кодексының...

Кыз балага 13 яшь булган, инде аны гаиләдән алу турында сүз бара.

Әлмәттә яшәүче ир үзенең 13 яшьлек кызын көчләүдә шикләнелә. Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Әлмәт шәһәре буенча бүлеге тарафыннан 41 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Аерым алганда, ир кеше РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 4 нче өлеше "б" пунктында каралган ("14 яше тулмаган зыян күрүчене көчләү") җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, узган елның декабрендә Әлмәттә әлеге ир алкогольдән исерек хәлдә килеш 13 яшьлек кызын көчләгән. Кызның әнисе ул вакытта авылда булган. Шушы вакыйга турында бала дус кызына сөйләгән, аның әти-әнисе, үз чиратында, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Явыз ниятле ата гаебен танымаган. Тикшерүчеләр баланы гаиләдән алып, опека органнары карамагындагы махсуслаштырылган учреждениеләрнең берсенә урнаштыру буенча эшли. Хәзерге вакытта шушы вакыйганың нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре бара, җинаять эше тикшерелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев