Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә кеше талаучыны бер елдан соң тотканнар

Әлмәт полицейскийлары урамда кеше талаган адәмне бер елдан соң эзләп тапты. Бу хәл былтыр ноябрь аенда була. 36 яшьлек әлмәтле ханым урамнан барганда сумкасын тартып алулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. «Кайнар эздән» каракны тоткарлау мөмкин булмый. Вакыт үтә тора. Менә, ниһаять, быел полиция хезмәткәрләре кеше талаучының кем булуын...

Әлмәт полицейскийлары урамда кеше талаган адәмне бер елдан соң эзләп тапты.

Бу хәл былтыр ноябрь аенда була. 36 яшьлек әлмәтле ханым урамнан барганда сумкасын тартып алулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. «Кайнар эздән» каракны тоткарлау мөмкин булмый. Вакыт үтә тора. Менә, ниһаять, быел полиция хезмәткәрләре кеше талаучының кем булуын ачыклыйлар һәм аны кулга алалар. Ул 24 яшьлек, беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгәне булган әлмәтле булып чыга. Аннан заян күрүче ханымның сумкасы һәм аның эчендәге кесә телефоны табып алына.

Шулай итеп, бер елга якын вакыт узганнан соң җинаять ачыла. Хәзер гаеплене суд карары көтә.

http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11533-%D3%99lm%D3%99tt%D3%99-keshe-talauchyinyi-ber-eldan-so%D2%A3-tottyilar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев