Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә машина яндыручылар тоткарланды

Полиция хезмәткәрләре машина куып алып китүдә һәм аны яндыруда гаепле дип табылган 27 һәм 28 яшьлек ике әлмәтлене тоткарлады. Бу хәл 21 март төнендә була. 27 яшьлек кыз "Дэу Матиз" машинасын йорт янында калдырып кереп китә, ә төнлә аннан җилләр исә. Кыз, кичекмәстән, полициягә хәбәр итә. Алар Әлмәт районы Колшәрип...

Полиция хезмәткәрләре машина куып алып китүдә һәм аны яндыруда гаепле дип табылган 27 һәм 28 яшьлек ике әлмәтлене тоткарлады.

Бу хәл 21 март төнендә була. 27 яшьлек кыз "Дэу Матиз" машинасын йорт янында калдырып кереп китә, ә төнлә аннан җилләр исә. Кыз, кичекмәстән, полициягә хәбәр итә. Алар Әлмәт районы Колшәрип авылы янында яндырылган машинага тап була.

Кулга төшкән егетләрнең берсе әлеге авылда яшәүче туганына барырга ниятли. Машинаны якындагы ишегалдыннан тиз таба. Юл уңаена иптәшен дә утыртып, юлга кузгала. Җинаять кылган мәлдә икесе дә исерек булалар. Кирәкле урынга барып җиткәннән соң, алар, җинаять эзен яшерү ниятеннән, машинага ут төртәләр. 27 яшьлегенең элек тә берничә тапкыр хөкем ителгәне булган. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәлне сурәтли "Әлмәт таңнары" газетасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев