Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә Ришат Әбүбәкеровны соңгы юлга озаттылар

Ришат Әбүбәкеров бүген 61нче яшендә вафат булды.

Бүген 61нче яшендә вафат булганӘлмәт районының элеккеге башлыгы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән хушлашырга шәһәрнең меңләгән кешесе, хезмәттәшләре һәм фикердәшләре килде. Соңгы юлга озату «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

Ришат Фазлетдин улын соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев килде. Алар мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Альметьевск простился с Ришатом Абубакировым

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшенең лаеклы тормыш белән яшәгәнлеген әйтте. Фәрит Хәйрулла улы шулай ук Ришат Әбүбәкеровнең шәһәр һәм район тормышының барлык өлкәләренә керткән өлешен билгеләп үтте. «Без Сезне озак хәтерләрбез. Хәтер исән чакта кеше дә исән. Мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсыз», - диде ул.

«Үзе авырса да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итте. Хәйриячелек тормыш нормасы булырга тиеш – бу аның сүзләре. Ул үз шәһәре, районы, туган авылы патриоты булды», - диде Айрат Хәйруллин.

  • Ришат Әбүбәкеров Әлмәт шәһәр Советы депутаты булды. 2006 елдан 2011 елга кадәр Әлмәт районын җитәкләде. 2012 елда «Бердәм Россия» партиясеннән VI чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган иде.

Фото: zt116.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев