Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малахов: "Мин өйсез калдым..."

"Ник китте? Кая китте" кебек сорауларга нокта куелды: Андрей Малахов "Россия 1" (ВГТРК) каналында "Андрей Малахов. Прямой эфир" дигән тапшыруны алып барачак. "Мин Беренче каналда сезонны намуслы төстә эшләп бетердем. Миңа "Россия 1" каналыннан чылтыратып, үз программамны булдырырга, үземә үк аның продюсеры булырга тәкъдим иттеләр. Нишләргә, ничек алып барырга, нинди...

"Ник китте? Кая китте" кебек сорауларга нокта куелды: Андрей Малахов "Россия 1" (ВГТРК) каналында "Андрей Малахов. Прямой эфир" дигән тапшыруны алып барачак. "Мин Беренче каналда сезонны намуслы төстә эшләп бетердем. Миңа "Россия 1" каналыннан чылтыратып, үз программамны булдырырга, үземә үк аның продюсеры булырга тәкъдим иттеләр. Нишләргә, ничек алып барырга, нинди темалар күтәрергә - барысын да үзем хәл итә торган кеше ягъни", - диде танылган алып баручы. Малахов сүзләренә караганда, аның күптәннән мөстәкыйль эш итәсе, тыгыз кысалардан чыгасы килгән һәм бу адымга ныклап торып барырга "Пусть говорят" студиясенең алы-шынуы этәргеч биргән. "Мин өйсез, күнегелгән мохитсез калдым. Үзебезнең ике йөз метрлы урыныбызга мең метрлы яңа урынны күргәч, моның соңгы нокта икәнен, бу ишекне ябып, яңа чор башларга вакыт җиткәнен аңыштым", - диде ул. Яңа программа тулысынча аныкы булачак икән: ул аны үзе эфирга эшләп чыгара, үзе алып бара, хезмәткәрләргә акчаны үзе түли һәм табышны да үзе алачак. А.Малахов "Россия 1" каналында шулай ук шимбә көнне дә, Беренче каналдагы "Сегодня вечером" кебек, аерым программа эшләячәк. Аның яңа тапшырулары август азагында эфирга чыга башларга тиеш.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев