Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта машина боз астына киткән

Фаҗига кичә, 6 декабрьдә, кичкә таба булган. Мамадыш районы Сотово авылы янында "УАЗ-Хантер" машинасы боз астына төшкән. Әлеге машинада ике кеше булган, диелә. Аның берсе исән калган - ир-ат бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны ярда коткаруылар каршы алган, дип яза җирле матбугат чарасы. Беренчел фаразлар буенча, ир-атлар яр буенда...

Фаҗига кичә, 6 декабрьдә, кичкә таба булган.


Мамадыш районы Сотово авылы янында "УАЗ-Хантер" машинасы боз астына төшкән. Әлеге машинада ике кеше булган, диелә. Аның берсе исән калган - ир-ат бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны ярда коткаруылар каршы алган, дип яза җирле матбугат чарасы.

Беренчел фаразлар буенча, ир-атлар яр буенда дусларын - балыкчыларны көткән. Борылып киткән вакытта машина бозга кергән һәм боз астына киткән.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлеге хәл турында хәбәр 14:48 сәгатьтә кабул итеп алынган. Машина белән 1979 елгы ир-ат идарә иткән. Фаҗига Чулман елгасында ярдан 40 метр читтәрәк булган. Монда елганың тирәнлеге 6 метр, диелә. Боз калынлыгы 10 сантиметр булган.

1979 елгы ир-атның үле гәүдәсе коткаручылар тарафынанн чыгарылган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51784-mamadyish-rayonyinda-mashina-boz-astyina-kitk%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев