Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта балалар аттракционнары эшли башлады

Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитар-эпидемиологик нормалар үтәлә.

2 июльдә Мамадышта, Нократ яр буенда балалар аттракционнары эшли башлады. Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтиләр. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

«Шәһәр хуҗалыгы» МУП директоры Зөлфәт Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, барлык утыру урыннары даими рәвештә дезинфекцияләнә. Бер аттракционга иң күбе биш кеше кертәләр.

Барлык аттракционнар ремонтланган, рәткә китерелгән. Алар көн саен, дүшәмбедән тыш, 13.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Билет 50 сум тора.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-07-2020/mamadyshta-balalar-attraktsionnary-eshli-bashlady-5754055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев