Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта гадәти булмаган чаналар фестивале – SunnуФЕСТ-2020 старт алды

Гадәти булмаган чаналар ярышында Россия һәм чит ил кунаклары катнаша.

Мамадышта ел саен үткәрелә торган гадәти булмаган чаналар фестивале – SunnуФЕСТ-2020 старт алды. Ярышларда 25 чит илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән кунаклар катнаша, дип искәртте Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.

«Моннан дүрт ел элек күңел ачу чарасы буларак башланган әлеге фестиваль бүген киң колач алды. Аның географиясе дә елдан-ел киңәя», - диде Иванов.

Кышкы фестивальнең асылы - бу шөгыльгә креатив һәм иҗади якын килеп, таудан чана шуудан гыйбарәт. Мамадышта инде ул дүртенче тапкыр уздырыла һәм күркәм гадәткә әверелде. Быел фестивальдә катнашучылар сыра шешәсе, узыш автомобиле рәвешендәге (һ.б.) чаналар ясаган. Шулай ук ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да үзенчәлекле дизайнлы чаналар эшләгәннәр.

Бәйрәмдә кулдан ясалган иң креатив чаналар бәйгесе, шулай ук таудан иң тиз һәм ерак арадан төшү буенча конкурслар үткәрү күздә тотыла.

Фото: Шабдан Ниязов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев