Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта Питрау кайчан?

Быел Мамадышта Питрау бәйрәме 14 июль көнне узачак. Бу хакта бүген район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.

Керәшен мәдәнияте фестивале булып саналган бу бәйрәмгә быел өч зур чара каралган. Районга җыелган зур кынаклар катнашында яңа өч бина үз ишекләрен ачачак. Шуларның берсе – Җөри авыл клубы.

Питрау – җәйнең нәкъ уртасы. Бу көннән соң кошлар сайрамый, чәчәкләр дә атмый дип сөйлиләр. Шул көнне керәшен халкы җыелып, бәйрәм итә, яшь кызлар тәкыялар үреп, елгага агызалар – сөйгән ярлары кайсы яктан киләсен юрыйлар.

Былтыргы Питрауда “Ялкын” журналы кадерле кунак булган иде. Биеп, җырлап, сыйланып, бер кочак матур-матур фотолар ясап кайткан идек. Быел да барырга уйлап торабыз. Әгәр сез дә уйланасыз икән, бу фотоларга күз салып алыгыз, шик калмас –
ПИТРАУГА БАРЫРГА КИРӘК!

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев