Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Манзара-2020» баш батыры билгеле

Баш батыр — Яр Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов, батыр асты — Әлмәттән Айдар Алтынбаев.

Казан циркында «Манзара-2020» спорт-җыр бәйгесенең җиңүчесе билгеле. Батыр исеменә Яр Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов лаек булды. Ул көндәше, Әлмәттән Айдар Алтынбаевны 6:0 исәбе белән җиңде.

Өченче урынга Башкортстаннан Айнур Сыртаев чыкты, дүртенче урынга Алабугадан Илнар Галимов калды. Икесенә дә 30 ар мең сум акча бирелде.

Аерым призга Казаннан Яңа Савин районыннан Булат Мусин (95 кг), Теләчедән Ринас Кәлимуллин (85 кг) көрәште. Аларның икесенә дә 25шәр яшь. Булат Мусин 7:1 исәб белән җиңде, аларның икесенә дә 50 шәр мең сертификат тапшырылды.

Шулай ук, аерым призга көрәштә Раил Нургалиев Муса Галләмовтан көчлерәк булуын исбатлады.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X