Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: Татарстанда гыйнвар аенда терлекчелек өлкәсендә акчалата табыш 6 млрд. сум булды

Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр итүенчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гыйнварда 7,8 млрд. сумлык керем эшлиләр, шуның 6 млрд. сумы терлекчелектән. Үсеш узган елдагыдан 6%ка күбрәк.

35 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән, сатудан табыш 3 млрд. сум (102 %). Артым күбрәк тә булыр иде, әмма дуңгыз итенә бәяләр былтыргыга караганда 13 сумга түбәнрәк булды, ягъни 14%ка. Үз продукциясен югарырак бәядән эшкәртү һәм сату мөмкинлеге булган авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 25%ка кадәр күбрәк.

Кош итенең дә сату бәясе 106 сумнан 94ка төште. Продукцияне тирәнтен эшкәртүгә көйләнгән предприятиеләрдә табыш кимү куркынычы азрак. Министр башка предприятиеләрдә дә табышны арттыру өчен җитештерү һәм эшкәртүне тотрыкландыруны тәэмин итәргә өндәде.

Республикада хисап чорында 112 мең тоннадан артык (106%) сөт җитештерлгән. 2,6 млрд. сумлык 104 мең тонна сөт сатылган, үсеш 15% тәшкил итте.

«Сөткә бәяләрне төшерү өчен өчен бернинди алшартлар юк. Бүген 1 кг сөткә бәя 26 сум 54 тиен тора. Бу узган елгы бәядән 1 сум 16 тиенгә бәярәк. Шундый уңай базар шартлары безгә сөт күләмнәре темпын саклап калырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X