Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: Яшь бозау үстерү технологиясен барлык хуҗалыкларга кертү кирәк

«Бу яңа технология кертү түгел, көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде министр.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алты айга кадәрге яшь бозауларны үстерү технологиясен республикадагы барлык хуҗалыкларга кертергә кушты.

«Бу мөһим сорау. Сынау рәвешендә генә дибез, тик районда бер сынау хуҗалыгы гына булырга тиеш түгел. Параллель рәвештә 100 процент дәрәҗәдә барлык хуҗалыкларга кертү кирәк. Бу яңа технология кертү кебек түгел, ә көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бозау үстерү методикасы эшләнгәнен әйтте. «Хәзерге вакытта технология база хуҗалыкларында гамәлгә кертелә, без аның үтәлешен контрольдә тотабыз. Алга таба бөтен республикада гамәлгә ашырылачак», — диде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев