Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Фәйрушин һәм Гөлназ Шакирова ширбәт аен кая үткәрә? [+фото]

3 июнь көнне җырлы гаилә Марат Фәйрушин һәм Гөлназ Шакированың туе булды. Туй мәҗлесе Маратның туган ягы - Түбән Кама шәһәрендә узган. Кәләш исә Казан кызы.

- Казанда кыз алудан соң, туй мәҗлесенә Түбән Камага киттек. Туебыз бик күңелле узды, якынча 150 кунак бар иде. Мәҗлесне Маратның дусты Искәндәр алып барды. Танылган скрипкачы Динә Закирова һәм аның тормыш иптәше, Г.Камал театры артисты Илнур Закиров та бар иде. Дустыбыз Ренат Вәлиев бик матур котлау һәм бүләк җибәрде. Саксофонда искиткеч уйнадылар, гомумән, кызыклы мизгелләр күп булды. Әти-әниләрем туебызга 10 көнгә ял бүләк итте. Хәзерге
вакытта без Сочида ял итәбез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Шакирова.
Марат Фәйрушин белән Гөлназ Шакирова 15 апрель көнне никах укыткан иде.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев