Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Марат Әхмәтов: Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый

    Ул татар теленә сүрән мөнәсәбәтле министрлыкларны атады.

    ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен әйтте. «Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый», — диде ул комиссиянең икенче утырышында.

    «Кайбер министрларның татар теленә мөнәсәбәте бик салкын. Спорт, Яшьләр эшләре, Транспорт һәм юл, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгында телгә мөнәсәбәт бик сүрән», — диде Марат Әхмәтов. 

    Реклама

    Ул министрлыкларның ике дәүләт теле кулланышы буенча закон үтәлешен тирәнтен ачыклап, республика Президентына мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген әйтте.

     «Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Ел ахырына кадәр киңәшмәләрдә анализ ясап, Президентның өстәленә салырбыз. Шәхси үрнәк бик кирәк, җитәкченең сүзе шуның кадәр үтемлерәк булачак», — диде Марат Әхмәтов.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: