Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Сафиуллин коронавируслы паника турында: Кайберәүләр коткыны махсус тарата

Кризис шартларында «мәгълүмат кибәген» дөреслектән аера белергә кирәк.

Хәзерге вакытта коронавирус эпидемиясе белән бәйле вазгыятьтә кайбер мәгълүмати каналлар икътисади файда алу өчен кешеләр арасында коткыны махсус оештыра. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, КФУның икътисад һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин сөйләде.

Ул хәзерге шартларда мәгълүмати уйдырманы дөрес мәгълүматлардан аера белергә кирәклеген искәртте.

«Мин җәмгыять үзе өлгерер һәм аңлар дип өметләнәм — үз товарларын күбрәк сату өчен, аңлы рәвештә идарә итә торган мәгълүмат каналлары бар. Кызганыч, кайбер җитештерүчеләр үз бурычларын хәл итү — бәяләрне күтәрү өчен бу эштән бик файдалана», — дип аңлатты Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, быелгы кризис нәтиҗәләре дәүләт өчен сабак булачак, аңа мәгълүмати һөҗүмнәрдән саклану өчен нәтиҗәле механизмнар эшләргә кирәк була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X