Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марина Патяшина: Эссе көннәр чир таралышын киметер дип көтәбез

«Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Эссе көннәр коронавирус таралышын киметер дигән фараз бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Июньдә чыннан да эссе көннәр килсә, атна дәвамында температура, ким дигәндә, 20 градус булса, төннәр дә салкын тормаса, җәмәгать транспортында инфекция йогу кимрәк булыр дип уйлыйбыз. Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Ул бүген чир таралышы коээфициенты республикада 0,9 процент булганын, чикләү чараларын тагын да йомшарту өчен бу күрсәткеч 0,8 булырга тиешлеген әйтте.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев