Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүче хатын-кыз авылны утсыз калдырган

Әлеге хәл Минзәлә районында булган.

Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Түбән Камадан машина йөртүче хатын-кыз тулы бер авылны электр энергиясеннән мәхрүм иткән. "Ford Focus" белән җилдерүче әлеге хатын-кыз юлда идарәне югалта һәм шул сәбәпле юл читенә төшеп киткән автомобиль электр линиясе баганасына килеп бәрелә. Багана ауган, авыл берничә сәгатькә утсыз калган. Һәлакәт Минзәлә районы Бикбау авылында булган.

Машина йөртүче хатын-кыз һәм аның ике баласы хастаханәгә озатылган.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев