Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык нинди була?

Сабантуй мәйданын берничә тапкыр әйләнеп чыксам да, очрашырга сүз куешкан дустымны очрата алмадым. Күләгә урынны сайлап, бераз хәл алырга ниятләдем. Бераздан ике ирнең сөйләшкәне колакка чалынды. Ул "әңгәмә"не исемдә калганча сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. - Карале, кара, нинди матур кыз! Мин дә борылып карадым. Кыз чыннан да бик чибәр...

Сабантуй мәйданын берничә тапкыр әйләнеп чыксам да, очрашырга сүз куешкан дустымны очрата алмадым. Күләгә урынны сайлап, бераз хәл алырга ниятләдем. Бераздан ике ирнең сөйләшкәне колакка чалынды. Ул "әңгәмә"не исемдә калганча сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.
- Карале, кара, нинди матур кыз!
Мин дә борылып карадым. Кыз чыннан да бик чибәр иде. Тик...
- Шул да булдымы матурлык? Тапкансың ис китәрлек нәрсә! Кендеге күренеп тора бит аның. Күр дә тор, кияүгә чыкса, бала таба алмаячак ул кыз, тапса да тормас, торса да чирләшкә булачак.
- Синеңчә, менә мондагы хатын-кызларның кайсы матур соң алайса?
- Әнә теге озын зәңгәр күлмәкле, башына яулык бөркәнгән хатын ошый миңа. Баядан бирле шуннан күземне ала алмыйм. Тырнаклары да буялмаган, озын да түгел, димәк, чисталык ярата, хезмәт сөя. Мондый хатынга ышанырга була.
- Карт түгелме соң ул?
- Булса ни?! Минем хатын бит ул! Утыз ел бергә гомер кичерәбез инде, аңа мәхәббәтем көннән-көн арта гына бара. Әле дә аннан күземне ала алмыйм. Белсәң иде, мин ничек бәхетле!
Гомер кояшы баюга таба барган мәлдә дә хатынын мактаган ирне беренче кат күрүем булганга, авызымны ачтым да калдым... Ул ирдән күземне алмый байтак карап тордым.

Айсылу Минһаҗева

https://vk.com/id423820304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев