Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маймыл елы, түрдән уз!

Маймыл елы килә, маймыл елы, Ишекләрне ачар киереп. Адәм төсле йөзле бу хайваннан Көтик бары тәүфыйк, игелек. Ялтыр-йолтыр күзен уйнатса да, Кыра алмас түбән гамәлләр. Ел хуҗасы кылган кыланмышны Бер ел узгач һәркем бәяләр. Маймыл елы диеп маймылланмыйк, Өстен булып калыйк маймылдан! Без бу җирне бизәп яшәр өчен, Балкып яшәр...

Маймыл елы килә, маймыл елы,

Ишекләрне ачар киереп.

Адәм төсле йөзле бу хайваннан

Көтик бары тәүфыйк, игелек.

Ялтыр-йолтыр күзен уйнатса да,

Кыра алмас түбән гамәлләр.

Ел хуҗасы кылган кыланмышны

Бер ел узгач һәркем бәяләр.

Маймыл елы диеп маймылланмыйк,

Өстен булып калыйк маймылдан!

Без бу җирне бизәп яшәр өчен,

Балкып яшәр өчен яралган.

Кеше булып яшик, кеше булып,

Яшик бары изге эш кылып.

Маймыл үзе вәгъдә итмәсә дә,

Гел яхшыга гына омтылып.

Түргә узсын, әйдә, Маймыл елы,

Тынычлыкны гына алмасын.

Һәр кешенең иң зур теләгенең

Шушы икәнлеген аңласын.

Яңа елга аяк атласак та,

Иске дуслар калсын янәшә.

Берәүгә дә зыян салма, маймыл,

Бар кешелек сиңа эндәшә!

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев