Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдинә мәчете янындагы терактны кем эшләгәнлеге билгеле булды [+фото]

Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янындагы терактны Согуд Гәрабстынына 12 ел элек килгән Пакьстан кешесе кылган. Корольлекнең Эчке эшләр министрлыгы террорчының кем икәнлеге ачыклануы хакында белдерде. Ул - хатыны һәм аның әти-әнисе белән Җиддә шәһәрендә яшәгән, машина йөртүче булып эшләгән 34 яшьлек Абдулла Калзар Хан дип хәбәр иткән The Associated Press...

Агентлык билгеләп үткәнчә, Согуд Гәрабстанында яшәүче 30 миллион кешенең 9 миллионы чит илдән, аларның иң күбен пакьстанлылар тәшкил итә.
Согуд Гәрабстаны Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, куркынычсызлык хезмәте аны мәчеткә кертмәгән һәм ул бомбаны мәчет янындагы парковкада шартлаткан.
Кичә Мәдинә шәһәренең Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янында шартлау нәтиҗәсендә террорчы үзе һәм дүрт куркынычсызлык хезмәткәре һәлак булды. Тагын биш полицейский яраланды.
Кичә, бу шартлауга кадәр Корольлекнең көнчыгышындагы Әл-Катиф шәһәре янындагы шигыйлар мәчете һәм Җиддәдәге АКШ генераль консуллыгы янында да шартлаулар булган иде.
Әлеге терактлар өчен җаваплылыкны берәү дә үз өстенә алмады, әмма белгечләр аларны Ислам дәүләте (РФ да тыелган) террорчылык төркеме эше дип саный.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев